Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Буа муниципаль районындагы "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Янтуган урта гомуми белем бирү мәктәбе яшүсмерләре белән очрашу уздырды.
Белгечләр балаларга катлаулы һәм авыр сугыш чоры турында сөйләде, Таня Савичеваның Ленинград блокадасы афәтен сүрәтләгән көндәлеге белән таныштырдылар. Балалар зур кызыксыну һәм игътибар белән тыңлады.
Мондый чаралар яшь буында патриотизм, бөек тарихи халыкның үткәненә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияли.