18 гыйнвар көнне Яр Чаллы “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт алучы гаиләләр өчен ял көне клубының чираттагы утырышы узды.
Чара “Гарри Поттер һәм Яңа ел тылсымы” дип исемләнгән күңел ачу программасы белән башланып китте. Аның барышында балалар һәм ата-аналар тылсым һәм могҗиза мәктәбе белән танышты. Хәрәкәтчән уеннардан соң, яшь социаль хезмәт алучыларны “Яшерен бүлмәгә” чакырдылар, биредә төрле мавыктыргыч экспериментлар үткәрелде.
Балалар маҗаралар белән мавыккан арада, ата-аналар “Без бергә” темасына төркемле дәрестә катнашты. Әңгәмәдә катнашучылар ата-аналар һәм балалар арасында ышанычлы мөнәсәбәт булдыру алымнары турында белде. Психологлар Н.Маркина, Н. Косарева һәм Ф.Вәлиева чарада катнашучыларга психоэмоциональ киеренкелекне төшерергә булышты.
Традиция буларак, клуб эшен оештыруда Яр Чаллы медицина көллиятенең студент-волонтерлары да катнашты. Чарага барлыгы 70тән артык социаль хезмәт алучы килгән иде.