Югары Ослан интернат-йортында җыр яратучылар клубы эшли

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Югары Осланның картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Демография" милли проектының "Өлкән буын" төбәк проектын тормышка ашыру уңаеннан музыкотерапия дәресләре популярлаша.

Интернат-йорт белгечләре комплекслы технологияләр куллануга аерым игътибар бирә, музыка ярдәмендә киеренкелек төшерергә һәм эчке кичерешләрне җайлау алымнары кулланылды. Атна саен җомга көннәрендә "Мин яратам сине, тормыш!" җыр клубы утырышлары уза, анда социаль хезмәтләр алучылар яраткан җырларын башкара.  Яңа елдан соң, алар Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган "Буыннар хәтере – киләчәк байлыгы" район халык иҗаты фестиваленә әзерләнә башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International