17 гыйнварда Әгерҗе муниципаль районының "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында районның профилактика субъектлары катнашында ведомствоара консилиумның чираттагы күчмә утырышы булды.
Бу утырышта балигъ булмаган балалар белән шөгыльләнүче инспекторлар, опека һәм тәрбиягә алуны оештыручы сектор белгечләре, “Өмет” үзәге бүлегенең социаль педагогы һ.б.катнашты. Утырышта социаль яктан тормыш-көнкүреш яшәешләре начар һәм куркыныч хәлдәге гаиләләр турында сүз алып барылды, проблемалары каралды.
Утырыш барышында бу гаиләләр белән башкарылган эш нәтиҗәләре һәм шул гаиләләрдән килеп приютта тәрбияләнүче балаларның реабилитацион динамик яктан үсеше анализланды.
Комиссия бу гаиләләргә тормыш авырлыкларын җиңү һәм ярдәм итү уңаеннан, алда оештырылачак һәм уздырылачак чараларга план билгеләде. Шулай ук ата-аналарга балигъ булмаган балаларны яхшы тәрбияләү, тормыш шартларын яхшырту һәм исерткеч эчемлекләр кулланмау буенча тәкъдимнәр ясады. Бу консилиумда 7 белгеч һәм 3 ата-ана катнашты.