16 гыйнвар көнне Теләче районында гаиләләрнең социаль проблемаларын хәл итү максатыннан "Чишмә" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече А.Кашапова консультация үткәрде.
Ул Кече Кибәхуҗа авылында гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү буенча чираттагы очрашу оештырды. Төрле сәбәпләр аркасында район үзәгенә чыга алмаган гаиләләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды. Очрашу барышында белгеч законнардагы үзгәрешләр турында мәгълүмат бирде, социаль түләүләр, пособиеләр турында бәян итте.
Консультация ярдәме сорап 7 кеше мөрәҗәгать итте. Соңыннан барлык катнашучыларга гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр турында мәгълүмати-аңлату буклетлары таратылды. Тыңлаучылар оештырылган очрашудан канәгать калды, чөнки алар үзләре өчен файдалы һәм мөһим мәгълүмат алды. Шулай ук участок социаль хезмәте белгече социаль куркыныч хәлдәге гаиләләргә патронаж ясады. Җирле үзидарә органнары белгечләре белән берлектә участокта социаль хәл мониторингы үткәрелде.