Буа районының "Гармония" комплекслы социаль үзәгендә ата-аналар өчен төркемле дәрес оештырылды. Дәреснең максаты-ата-аналарда балага карата адекват позиция формалаштыру.
Белгечләр тарафыннан баланың нормаль үсешенә йогынты ясый торган фундаменталь кеше ихтыяҗларының роле турында лекция укылды. Шулай ук ата-аналар белән балалар мөмкинлекләре һәм ихтыяҗлары турында адекват күзаллау формалаштыруга юнәлдерелгән берничә психологик күнегүләр үткәрелде.
Соңыннан барлык ата-аналарга "Бала белән ничек аралашырга"дигән темага белешмәлекләр таратылды. Психологлар ата-аналарны баланың шәхесен формалаштыруда мөһим ролен аңлауга һәм тәрбиянең төгәл чикләрен һәм принципларын аера белергә өйрәтә.
Мондый чаралар ата-аналарга актив хезмәттәшлек итәргә һәм балалар белән тыгыз элемтә урнаштырырга мөмкинлек бирә.