Казанның "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә медицина фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган табибы Исанова Вәлидә Әдим кызының мастер-классы узды.
Чараның беренче яртысы теориягә багышланган иде. Вәлидә Әдим кызы инвалид балаларны тернәкләндерүнең яңа технологияләре турында сөйләде. Лекциядән соң белгечләргә һәм инвалид балаларның ата-аналарына "REFORMA-ТЭКТ" дигән яңа термаль-электроимпульс костюмы-тренажер эше күрсәтелде.
Әлеге костюм мускул тонусын җайга салу, мускулларның төрле төркемнәре күнегүләре, спорт физик йөкләнешләренә комплекслы функциональ әзерлек һәм адаптация өчен билгеләнгән.