Баулы интернат-йортында "Виртуаль туризм" технологиясе тормышка ашырыла

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Баулы интернат-йортында "Виртуаль туризм" инновацион технологиясен тормышка  ашыру дәвам итә. Яңа ел алдыннан социаль хезмәт алучылар Казанның Яңа ел урамнарында виртуаль сәяхәттә булдылар.

Максат: өлкән яшьтәге гражданнарның һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чиклеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү һәм актив озын гомерен озайту.

Әлеге технология ярдәмендә социаль хезмәтләр алучылар Татарстан, Россия, шулай ук Бразилия, Израиль, Франция һәм дөньяның башка илләренә виртуаль экскурсиядә була алалар. 

Виртуаль туризм өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм зәгыйфләрнең уңай эмоциональ халәтен генә түгел, яңа социаль элемтәләрне дә җайга салырга мөмкинлек бирә, мәгълүмати яктан баета һәм актив тормыш позициясен формалаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International