"Шәфкать" үзәге психологы ата-аналар җыелышында чыгыш ясады

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

23 нче декабрьдә Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең ата-аналар җыелышында катнашты.

Доклад вакытында психолог балигъ булмаганнар организмына наркотикларның йогынтысы турында презентация күрсәтте. Симптомнар һәм тышкы билгеләр, шулай ук төтенсез тәмәке һәм кальян куллануның нәтиҗәләре турында сөйләде. Тәмәке психологик бәйлелек китереп чыгара, синтетик наркотиклар - физик. Психолог балигъ булмаганнарга төтенсез тәмәке куллану билгеләре турында сөйләде.

Чарада Тукай муниципаль районы Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының 22 ата-анасы катнашты. Ата-аналар әлеге тема белән кызыксындылар һәм фикер алышуда актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International