Татарстанның күпчелек моношәһәрләрендә эшсезләр саны кимү күзәтелә

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Чистайда рәсми теркәлгән 142  эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 37 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Алабуга, Менделеевск һәм Түбән Кама шәһәрләрендә эшсезләр саны кимегән, анда 2019 елның 25 декабренә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә 374, 55 һәм 859 эшсез тора.

Эшсез гражданнар саны арту бу атнада Яр Чаллыда (+8), Яшел Үзәндә (+14) һәм Кама Аланында (+5) күзәтелә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International