Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,53 % тәшкил итә

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

2019 елның 25 декабренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 775 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 89 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,53 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 41 136 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 012 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,26 кеше тәшкил итә.

Хисап атнасында 713 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 688е элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 75 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International