Буада мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм оештырылды

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

20 нче декабрь көнне Буа драма театрында мөмкинлекләре чикле балалар өчен традицион Яңа ел чыршысы узды.

Залда утыручыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова җылы сәламләде. Ул барысын да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән котлады, сәламәтлек, бәхет һәм игелек теләде. Мөхтәрәм кунак районның ике белем бирү учреждениесендә укучы Полина Балобина һәм Раил Ибәтуллинга, актив гражданлык позицияләре, физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьләр арасында "Без – Россия гражданнары" дип исемләнгән VII Республика иҗат конкурсында Буа муниципаль районының лаеклы урын алганы өчен рәхмәт хатлары тапшырды.

Чара "Иван Царевич һәм соры бүре"дигән интерактив тамаша белән дәвам итте. Соңыннан балалар әйлән-бәйлән уйнадылар, Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр һәм шуның өчен татлы бүләкләр алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International