"Демография" милли проектының "Өлкән буын" проекты уңаеннан Биектау муниципаль районында "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре "Сиделка" программасы буенча һөнәри укулар узды.
"Профессионал" уку үзәгендә тыңлаучылар өлкәннәрне һәм инвалидларны карау алымнарына өйрәнде. Уку үзәгендә булган матди-техник база интерактив цифрлы аудиторияләр, стендлар, күрсәтмә материаллар, җиһазлар һәм инструментлар белән социаль хезмәткәрләргә өлкәннәр һәм инвалидлар белән эшләү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр алу мөмкинлеге бирде.
Уку тәмамлангач, барысы да "Сиделка" квалификациясе буенча таныклык алды (тәрбия буенча ярдәмче).