"Шәфкать" үзәге карамагындагылар юл йөрү кагыйдәләрен кабатлады

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Балаларның тормыш иминлеге бүгенге көндәге җитди проблема булып тора. Еш кына юл-транспорт һәлакәтләрендә балалар үзләре гаепле, алар юл янында уйныйлар, юлны тиеш булмаган урыннарда аркылыга чыгалар.  

17 декабрьдә Кукмара “Шәфкать”муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә  социаль педагог тарафыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен юл йөрү кагыйдәләре турында дәрес үткәрелде.

Дәрес  викторина рәвешендә узды,  балалар анда актив катнашты һәм юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен күрсәтте. Дәрес "Смешарики. Иминлек әлифбасы"  дип исемләнгән мультфильм карады.

Социаль педагог балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләре турында билгеләп үтте, әмма иң мөһиме, аларны юлда сакларга да онытмаска кирәк әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International