Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында ТАССРның 100 еллыгына әзерләнәләр.
Приют коллективы һәм тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасында яшәүләре белән горурлана. ТАССРның 100 еллыгына приютта тәрбияләнүчеләр белән төрле чаралар: интеллектуаль уеннар, квестлар, конкурслар, тематик күргәзмәләр үткәрелә.
Приютта тәрбияләнүчеләр "Чәк-чәк" традицион татар ашларын әзерләү буенча мастер-класста катнашты. Татар халкы элек-электән кунакчыллыгы белән дан тота, шуңа күрә - хәзерге татарлар бу традицияне бүгенге көндә дә саклый.
Мастер-класс татлы ризыклар тәкъдим итү һәм татар халкының гореф-гадәтләре турында фикер алышу белән тәмамланды.