"Кояшкай"дагылар трамвай депосына сәяхәт кылды

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Әхлакый-патриотик хисләр, ватанга мәхәббәт, аның тарихи үткәненә хөрмәт тәрбияләү һәм һөнәри юнәлеш бирү программасын тормышка ашыру уңаеннан Яр Чаллы шәһәренең "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәге тәрбияләнүчеләренә 17нче декабрьдә трамвай депосына экскурсия оештырылды.

Депода балалар музейда булды, анда "Электротранспорт" ҖЧҖнең һәр бүлекчәсе тарихы, Чаллы шәһәрендә трамвай хәрәкәте үсеше турында сөйли торган бай фотографик материал бар. Ә музей экспонаты буларак территориядә яңа шәһәр урамнары буйлап ерак 1973 елда узган беренче трамвай урнашкан.

Ә кызлар һәм малайлар өчен иң кызыгы цехларда булып, вагоннарны ничек җыю, ремонтлау,  ничек итеп юуларын карау булды. Алар экскурсовод О. Самаркина сөйләгәнен игътибар белән тыңлады, сораулар бирделәр. Шулай ук балалар күп кенә һөнәрләр: трамвай йөртүче, кондуктор, токарь, юллар монтеры һ. б. турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International