2019 елның 18 декабренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 686 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 38 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,53 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 40 925 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 830 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,26 кеше тәшкил итә.
Хисап атнасында 632 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 609 ы элек хезмәт эшчәнлеген башкарган.61граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.