Татарстанда эшсезләр саны буенча артык зур үзгәрешләр күзәтелми

2012 елның 31 октябре, чәршәмбе
Соңгы арада республикада эшсезлек дәрәҗәсе арту буенча артык куәтле булмаган тенденция күзәтелә.  24 нче октябрьдән 31 нче октябрьгә кадәр булган хисап атнасында әлеге күрсәткеч 0,01% ка арткан һәм 1,13% ны тәшкил иткән. Әлеге артык сизелерлек булмаган үзгәрешләр, нигездә, үсемлекчелек тармагында актив сезонлы эшләр тәмамлану белән билгеләнә. Шулай ук моңа елның җылы айларында гына җанлы эш-хәрәкәт күзәтелүче төзелеш тармагында эш кимү дә сәбәпче дип карарга була.
Узган хисап атнасында Татарстанның эш белән тәэмин итү үзәкләрендә җәмгысе 1218 кеше теркәлгән. Аларның 816 сы эштән азат ителгән. Соңгыларының 596 сы исә эштән үз теләге белән киткән.
Бүгенге саннарга караганда, республикада эшсез дип танылган гражданнар саны 23066 кешене тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International