4 нче, 6 нчы ноябрь көннәре эшсез ял көннәре булып санала, ә 5 ноябрь ял көне булачак

2012 елның 29 октябре, дүшәмбе

Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә  4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне эшләми торган ял көне булып санала. “Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр” турындагы 2012 нче елның 19 нчы февраленнән ТР № 1448- XII нче Законы нигезендә республикабызда  өстәмә эшләми торган ял көннәре билгеләнде. Шул исәптән,

 6 ноябрь - ТР Конституциясе көне.

2012 нче елда 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне - ял көненә туры килә. РФ Хезмәт Кодексының югарыда күрсәтеп кителгән маддәсе нигезендә эшләми торган бәйрәм көн ял көненә туры килгән очракта ял көне эшсез бәйрәм көненнән соңгы көнгә күчерелә. Димәк, бу елны Татарстанда 4 нче, 6 нчы ноябрь көннәре эшсез ял көннәре булып саналачак. Ә 5 ноябрь ял көне булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International