"Хезмәт җитештерүчәнлеге үсешен тәэмин итү өчен мәшгульлек һәм хезмәт базары нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итү" илкүләм проекты кысаларында "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм" милли проектын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре "Квалификацияне үстерү төбәк агентлыгы" өстәмә һөнәри белем бирү һәм сертификацияләү үзәге АКБО ярдәмендә "Халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт хезмәте күрсәтү буенча белгеч" программасы буенча укулар уза.
Программаның максаты - мәшгульлек үзәге хезмәткәрләренең һөнәри компетенцияләрен үстерү.
Укыту программасы үз эченә өч база модулен ала. "Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары эшчәнлегенә карата заманча таләпләр"нең беренче модуле мәшгульлек үзәге хезмәткәрләрен бердәм таләпләр нигезендә яңа модель кысаларында эш оештыруның яңа принципларына һәм алымнарына өйрәтүне күздә тота. "Гражданнар белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәле системасын формалаштыру" дигән икенче модуль халыкның төрле категорияләре белән эшләүдә мәшгульлек үзәге персоналының профессиональлеген һәм коммуникатив компетентлыгын арттыруга юнәлдерелгән. Бу модуль уку процессының интерактив принцибы буенча төзелгән. "Эш бирүчеләр белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәле системасын формалаштыру" өченче модулендә эш бирүчеләрнең вакансияләре һәм гаризалары белән компетентлы эшләүгә игътибар юнәлтелә.
Һөнәри компетенцияләрне үстерү һәм хезмәт базары ихтыяҗлары нигезендә эшчәнлекнең яңа төрләрен үзләштерү белем бирү программасын үзләштерүгә төп этәргеч булып тора. Укулар нәтиҗәсендә мәшгульлек үзәге белгечләре хезмәт алучыларның барлык категорияләре белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүгә юнәлдерелгән һөнәри компетенцияләр алачак.