Югары Ослан районында "Гаиләнең хокукый навигаторы" технологиясен гамәлгә ашыру дәвам итә

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Югары Ослан районында "Өмет утравы" комплекслы үзәге белгечләре "Гаиләнең хокукый навигаторы" мәгълүмати технологиясен актив куллануларын дәвам итәләр.

Күчмә эш барышында Канаш һәм Олы Мәми авылларында яшәүче күп балалы 5 гаилә  әлеге технологиядән файдаланып хокукый ярдәм күрсәтелде.

Белгечләр шулай ук әлеге торак пунктларда консультатив көн үткәрделәр, аның барышында халыкка социаль контракт рәвешендә дәүләт социаль ярдәме алу мөмкинлеге турында мәгълүмат бирделәр. Шулай ук эшкә урнашуга мохтаҗ ата-аналарны "Россиядә Эш" порталында теркәүгә булышлык күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International