Әлмәттә 106 яшлек Шәйдуллина Зәрига әбине туган көне белән котладылар

2019 елның 27 сентябре, җомга

Бүген Әлмәт шәһәрендә яшәүче иң өлкән яшьтәге хатын-кызларның берсе - хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Шәйдуллина Зәрига Гальбаевна үзенең 106-нчы туган көнен билгеләп үтә. Тыныч, тыйнак хатын-кыз, куллары авыр эш белән бирчәйгән булса да, күзләреннән  нур бөркеп тора.

Ул бүген дә, олы яшьтә булуына карамастан, эшсез утыра алмый. Зәрига апа беркайчан да төшенкелеккә бирелмәде. Үз җилкәләрендә Бөек Ватан сугышының барлык авырлыкларын күтәрде. Олы яшьтә булуына карамастан, Зәрига апа көн саен Коръән укый, күп бәетләр, догаларны яттан белә. Биш бала, онык һәм оныкчыклар тәрбияләп үстергән. Зәрига апа - Әлмәт районының горурлыгы, безнең алтын фондыбыз. Бәхетле тормышының сере - тормышны ярату, сөенә белү -  менә шул чакта кыенлыклар чигенәчәк.

Зәрига Шәйдуллина үз бәйрәмен гаиләсе һәм дәрәҗәле кунаклар белән билгеләп үтте - аны котларга район башлыгы Тимур Нагуманов, Башкарма комитет һәм социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре килде.

Зәрига Шәйдуллина патша режимында ук Беренче Бөтендөнья сугышы башланырга бер ел кала туган. Зәрига Гальбаевна Беренче Бөтендөнья сугышын, революцияне, Бөек Ватан сугышын, үзгәртеп коруны кичерә.

Әтисе сәүдәгәр булган. Зәрига Шәйдуллина мәдрәсәнең өч сыйныфын тәмамлый, гомере буе колхозда эшли. Бөек Ватан сугышы башланганда аның дүрт баласы була. Ире сугышка китә, ә ул эшен дәвам итә. Сугышта кичергәннәрен  бәет-әкиятләргә тасвирлый. Аларны үзе уйлап чыгара һәм укый.

Зәриганың ире фронттан исән кайта. Бергә җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген шуның бишесе исән. Аны котларга зур гаилә бергә җыелды. Зәрия Гальбаевнаның оныклары Һәм оныкчыклары бар. Ул әле дә биш тапкыр намаз укый.   Балаларын югары рухлы һәм әхлакый кешеләр итеп тәрбияләгән.

- Әни безне һәрвакыт туры юлга күндерә. Балачакта ул безгә иң мөһиме – кешеләргә яхшылык итү, хезмәт сөючәнлек, дип сөйләде, - ди кызы Әлфия Гыйбадуллина. – Аның озак яшәү сере  якыннар турында кайгыртуда. 

Мөхтәрәм яшькә җиткән Зәрига апа бәхетле, ул үз туганнарының җылысы һәм мәхәббәте белән уралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International