Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиесе 16 млн. сумга якын хезмәт хакы буенча бурычын түләде

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын саклауны үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә.

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурычлар кайтарыла. Апас муниципаль районы предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурыч түләнде.

Эшчәнлеген авыл хуҗалыгы тармагында җәелдерүче "Свияга"  ҖЧҖ  1300 хезмәткәренә 15859,0 мең сум хезмәт хакы буенча әҗәтен каплады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International