Тәтеш картлар һәм инвалидлар интернат-йорты тарафыннан эшләнгән проектлар республика конкурсларында югары бәяләнде

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

"Лукойл" ГАҖнең Татарстан Республикасында Х социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында Тәтеш картлар һәм инвалидлар  интернат-йорты "Тигез мөмкинлекләр дөньясы" проекты белән "Спорт" номинациясендә җиңде.

Проект интернат-йортның социаль эш буенча белгече Наталья Самаркина тарафыннан эшләнде.  64 000 сум күләмендәге грант спорт өстәл уеннары алуга тотылачак. Әлеге төр уеннарда социаль хезмәт алучыларның тәҗрибәсе бар инде. Проектны уңышлы тормышка ашыру социаль учреждениедә яшәүче өлкән яшьтәге һәм инвалидларның актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә ярдәм итәчәк.

Тәтеш картлар һәм инвалидлар интернат-йорты "Алтын көз" социаль программалар конкурсында тагын бер бүләк алды.Авторы психолог Наталья Самаркина булган "Бармак очларында дөнья" программасы "Сәламәт яшәү рәвеше – озын гомер нигезе" номинациясендә 2 урын алганы өчен дипломга лаек булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International