3 нче октябрьдә Менделеевскида вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2019 елның 27 сентябре, җомга

Менделеевск районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 3 октябрь көнне барлык теләүчеләр, шул исәптән пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрә.

Бу көнне эш эзләүчеләргә үз вакансияләрен түбәндәге оешмалар тәкъдим итә: Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге, Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең 10 нчы төзәтү колониясе, "Шифалы Су (шифалы су)-Ижминводы" санаторие, "Драйлок Текнолоджиз" ҖЧҖ, "П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно" ҖЧҖ, "Газпром теплоэнерго Казан" ҖЧҖ, "Содексо ЕвроАзия" ҖЧҖ, "СтройКом" ҖЧҖ, Тукай районы РФ Тимер юл транспортының ведомство саклавы.

Ярминкә барышында бирегә килүчеләр оешмаларның кадрлар хезмәте вәкилләре белән сөйләшә, вакансияләр турында мәгълүмат ала алачак. Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре тарафыннан эш белән тәэмин итү, һөнәри белем бирү һәм һөнәри юнәлеш бирү буенча тест үткәрү, законнар мәсьәләләре буенча консультацияләр биреләчәк.

Вакансияләр ярминкәсе 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Менделеевск шәһәре, Бурмистров урамы, 1 йорт ("Яшьлек" район мәдәният йорты) адресы буенча узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International