1 октябрьдә консультация пунктлары Казанда биш офиста, шулай ук Яр Чаллы һәм Түбән Камада урнашкан «Минем документлар» үзәк офисында эшләячәк.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Пенсия фонды һәм салым хезмәтенең әйдәп баручы белгечләре пенсияләрне билгеләү, яңадан исәпләү, социаль пособиеләр һәм субсидияләр түләү, ташламалы салым өчен объектларны сайлау шартлары, милек, җир, транспорт салымнарына ташламалар бирү мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итәчәкләр. Акция барышында өлкән яшьтәге кешеләргә шулай ук электрон сервисларны үзләштерергә ярдәм күрсәтеләчәк, алар ярдәмендә мөстәкыйль рәвештә исәп-хисап ясарга яки кирәкле мәгълүмат соратып алырга мөмкин.
1 октябрьдә консультация пунктлары Казанда биш офиста эшләячәк:
- Зареченский (Гагарин ур., 103),
- Яңа Савин (Ямашев ур., 82),
- Мәскәү (Г. Коләхмәтова, 25/1),
- Советский (Җиңү Проспекты, 214),
- Юдино (Ильич ур., 28),
шулай ук Яр Чаллы һәм Түбән Камада урнашкан «Минем документлар» үзәк офисында да.
Консультация акциясе 1 октябрьдә 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр узачак.