Яшел Үзән мәшгульлек үзәге махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсенә нәтиҗәләр ясады

2019 елның 27 сентябре, җомга

26 сентябрьдә Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәгендә мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе узды.

Вакансияләр ярминкәсендә А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы, “Еврокомплект” ҖЧҖ, “Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы” АҖ, “Тандер” АҖ,  “Раифа махсус укыту-тәрбия учреждениесе” ФДБМУ, “3 нче номерлы гимназия” МБМУ, Яшел Үзән муниципаль районының 11 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе, 23 нче номерлы “Алтын башак” балалар бакчасы, “УК Старт-3” ҖЧҖ, “Ак Барс” АКБ Яшел Үзән филиалы катнашты.

Эш бирүчеләр тарафыннан 11 вакансия тәкъдим ителде – әйдәп баручы белгеч, слесарь-җыючы, тегүче, суднолар ремонтлаучы, урам себерүче, ярдәмче эшче һ.б.

Чарада эшсез һәм эш эзләүче гражданнар катнашты. Ярминкәгә 46 кеше килде, шуларның алтысы эшкә юнәлеш алды.

Катнашучылар эш бирүчеләр белән әңгәмә узарга һәм булган вакансияләргә үзләренең кандидатураларын тәкъдим итәргә, эш бирүчеләр тәкъдим иткән буш эш урыннары белән танышырга, хезмәт законнары өлкәсендәге сораулар буенча консультация алырга мөмкинлек алды.

Мәшгульлек үзәге белгечләре резюме төзергә һәм аны “Россиядә Эш” порталында урнаштырырга ярдәм иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International