Социаль приютларда тәрбияләнүчеләр «Робинзон» слетына чакырыла

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр өчен «Робинзон» слеты узачак.

«Робинзон» слеты балаларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, илне саклау, табигатькә сакчыл караш булдыру уңаеннан оештырыла.

Слет өч этапта уза. Тулырак мәгълүматны (8552) 51-91-90 телефоны аша белергә мөмкин булачак.

Гаризалар 12-20 август көннәрендә кабул ителә. Е-mail: Spdp.Asyltash-chelny@tatar.ru («СЛЁТ» тамгасы белән).

Проектны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы гамәлгә ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International