Лениногорск мәшгульлек үзәге белгечләре катнашында Лениногорск районының социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды.
Киңәшмәдә имин булмаган хәлдәге, ведомствоара исәбендә торучы гаиләләр белән шәхси реабилитация программасы уңаеннан алып барыла торган эш динамикасы сораулары каралды. Чакырылган, эшкә урнашуда мохтаҗы булган әти-әниләр һәм балалар белән консультация үткәрелде, вакансияләр тәкъдим ителде.