5 августта Баулы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче, тыл хезмәтчәне Вәлиева Дәвҗан Әдиятулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бу матур көнне Дәвҗан Әдиятулла кызы Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хатын алды. Интернат-йорты директоры Т.Кәлимуллина чәчәк бәйләмен бүләк итеп, юбилярга нык сәламәтлек һәм күтәренке кәеф теләде.
Башкортстанның Ермикәй районы Сөәмәт авылы кызы Дәвҗан Әдиятулла кызы, 37 ел дәвамында "Баулы" совхозында сыер савучы булып эшләгән. "Хезмәт ветераны" исеменә лаек. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Баулы интернат-йортында 2010 елдан бирле яши. Олы яшьтә булуына карамастан, ул аралашучан һәм күңелле булып кала, җырларга ярата. Котлау чарасы чәй өстәле янында тәмамланды.