Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "Минем шәһәр - Россиянең бер тамчысы!" темасына әңгәмә һәм китап күргәзмәсе оештырылды.
1 нче номерлы китапханә хезмәткәре Рәмзия Фәхретдинова социаль хезмәт алучылар өчен күчмә китапханә пункты уңаеннан, шәһәр көненә багышланган мавыктыргыч чара оештырды.
Чараның максаты: шәһәрнең тарихи үткәненә карата горурлык хисләре үстерү, туган як турындагы белемнәрне баету һәм аның күренекле шәхесләре турында кызыклы мәгълүмат туплау иде.
Китапханәче тыңлаучыларга Яр Чаллы шәһәренең барлыкка килү тарихы һәм аның үсешенә зур өлеш керткән күренекле кешеләр турында сөйләде. Социаль хезмәт алучылар бик теләп һәм кызыксынып үз шәһәрләре турында әңгәмә корды. Алар шәһәр белән бәйле вакыйгаларны, үзләренең яраткан истәлекле урыннарын искә төшерделәр.
Белгеч катнашучыларның игътибарына Яр Чаллы турында "Минем шәһәр - Россиянең бер тамчысы!" дигән китап күргәзмәсе, татар һәм рус телләрендә язылган туган якны өйрәнү әдәбияты тәкъдим итте. Әлеге күргәзмә чарада катнашучыларда, бигрәк тә республиканың башка җирләреннән килгән социаль хезмәт алучыларда зур кызыксыну уятты. Очрашу җылы һәм дустанә атмосферада узды.
Чарада 18 кеше катнашты.