Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге эшсез гражданнарга һөнәри белем бирү өчен “1С операторы” һөнәре буенча төркем туплый. Уку бер ай дәвам итәчәк.
Уку дәверендә аларга стипендия түләнәчәк һәм матди ярдәм күрсәтеләчәк. Курсларны тәмамлангач укучыларга белем арттыру турында документ биреләчәк.
Тулырак мәгълүматны 8(85558)7-15-43 телефоны буенча алырга мөмкин.