Кайбыч районында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе старт алды

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Яңа уку елы алдыннан Кайбыч муниципаль районында авыр тормыш хәлендәге гаилә балалар өчен мәктәпкә кирәк-яраклар җыю буенча хәйрия акциясе оештырылды.

Акция кысаларында 4 август көнне Олы Кайбыч авылының якшәмбе базарының ярминкә мәйданында "Мәктәпкә бердәм җыеныйк!" хәйрия марафоны узды. Чараны оештыручылар - "Өмет" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге, район социаль яклау бүлеге, "Мөстәкыйль балалар", "Россия мәктәп укучылары хәрәкәте", "Юнармия" отрядларының яшь волонтерлары, шулай ук Кайбыч районы халкына мәдәни-ял итү хезмәте күрсәтү үзәге хезмәткәрләре.

Ярминкә мәйданына керү юлында мәктәп кирәк-яраклары җыю өчен куб-туплау җайланмасы, ә үзәк өлештә "Гаилә гаиләгә мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итә" дигән өстәлләр куелган иде. Теләге булган һәркем,  үз балаларына канцелярия товарлары сатып алганда, мохтаҗ гаиләләрдәге балаларга ярдәм итә алды. Әлеге акция кайбычлылар күңелендә якты хисләр калдырды. Теләге булган һәркем аңа кушыла һәм киләсе уку елына әзерләнергә ярдәм итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International