"Алабуга шәһәренең һөнәрчеләр ишегалды" проекты Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр балчыктан әвәләү буенча мастер-класста катнашкты.
Интернат-йорт карамагындагылар балчык белән беренче тапкыр эшләде. Алар әлеге дәресләрдә бик күп нәрсәләргә өйрәнде һәм мәгълүмат алды. Тәҗрибәле оста җитәкчелегендә укучылар шәһәр символы төшерелгән элмә рәвешендә үзләренә зур булмаган сувенирлар ясады. Эшләр мичтә яндыру остаханәсендә калдырыла, берничә көннән алар үз хуҗаларына әйләнеп кайта.
Өлкәннәр һәм инвалидларның мавыгулары исемлеген киңәйтү һәм яшәүчеләрнең файдалы ялын дәвам итү максатыннан учреждение тарафыннан И.Шишкин исемендәге 1 нче балалар сәнгать мәктәбе белән сәнгать буенча мастер-класслар үткәрү турында килешүгә кул куелды.