Яр Чаллы шәһәре "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор эшләүче Зәмфирә Суфьянова Алабуга шәһәренең Шишкин буалары районында ел саен үткәрелә торган Спас ярминкәсендә катнашты.
Халык сәнгате һөнәрләре, декоратив-гамәли сәнгать осталары, һөнәрчелек традицияләрен дәвам иттерүче осталарны, талантлы белгечләрне ачыклау һәм җәлеп итү, аларның алдагы ижади эшләренә стимул тудыру уңаеннан оештырылган проектта төрле мастер-класслар күрсәтелде..
Зәмфирә Суфьянова Спас ярминкәсендә катнашучылар һәм кунаклар өчен бисердан үреп ясау техникасы, шулай ук сәйләннән беләзек ясау техникасы буенча мастер-класс үткәрде. Ярминкә барышында ул үзе өчен бик күп яналыклар ачыклады, яна технологияләр белән танышты.
Киләчәктә үзенең эшендә кулану өчен З. Суфьянова үзе дә төрле чараларда катнашты. Спас ярминкәсе белгеч күнеленедә якты хәтирәләр, матур тәэсирләр калдырды, аның белемен, осталыгын арттырды.