Шуңа күрә "Демография" милли проектының "Өлкән буын" проектында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы тәрбияләү-карау системасын булдыру үзәк урынны алып тора.
Татарстан Республикасы өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча 12 пилот төбәк арасына кертелгән. Проектта катнашу кысаларында чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ булган өлкәннәргә, балансланган социаль һәм медицина хезмәтен үз эченә алган комплекслы ярдәм күрсәтүне оештыруга карата яңа системалы алымнарны эшләү планлаштырыла. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының төп принциплары булып тора.
Беренче яртыеллыкта сынау проектын гамәлгә ашыру буенча "Юл картасы" расланган, чаралар планын гамәлгә ашыруны координацияләү, мониторинглау һәм контрольдә тоту өчен ведомствоара эшче төркем булдырылган, 2019 елда проектны гамәлгә ашыруда катнашучы халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмалары исемлеге расланган.
Озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү 3 этапта гамәлгә ашырылачак:
1. 2019 елда – Арча, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Түбән Кама, Балык Бистәсе муниципаль районнарында, Яр Чаллы шәһәрендә;
2. 2020 елда Әлмәт, Алабуга, Саба, Спас, Тукай, Чистай муниципаль районнары тоташтырылачак;
3. 2021 елда – республиканың барлык 45 муниципаль берәмлегендә.
Пилот сыйфатында төрле типтагы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшли торган муниципаль районнар сайлап алынды, анда укытылган табиб-гериатрлар яисә белгечләр бар, алар агымдагы елда тиешле укулар узачак.
2019 ел нәтиҗәләре буенча социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк затларны колачлау,озак вакытлы карау системасы 8 % тәшкил итәргә тиеш.. Хәзерге вакытта бу күрсәткеч 3,5% ка җитә.