Питрәч районының өлкән яшьтәге кешеләре скандинавия йөреше белән теләп шөгыльләнә

2019 елның 21 июне, җомга

Питрәч "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 2015 елдан башлап, "Ритәк-Лукай" җәмгыятеннән отылган грант буенча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен скандинавия йөреше яратучылар клубы эшли.

Әлеге эшнең максаты: өлкән яшьтәге гражданнарның физик һәм социаль активлыгын үстерү, скандинавия йөреше дәресләре ярдәмендә кешеләрнең сәламәтлекләрен ныгыту, актив яшәү рәвешенә кайту.

20 июньдә Наратлык урманында клубның чираттагы дәресе узды. Башланыр алдыннан социаль эш буенча белгеч А.Матвеева кечкенә генә күгенүләр үткәрде.

Соңыннан өлкәннәр скандинавия йөрешенә кереште. Йөргәндә мускулларның барлык төркемнәре дә җәлеп ителә, канда кислород күп килә, артык калорияләр нәтиҗәле тотыла, мускулларның тонусы яхшыра һәм терәк-хәрәкәт аппараты авырулары чигенә.

Соңыннан барлык катнашучылар релаксациягә берничә сулыш алу һәм гадәти күнегүләр ясады. Мускуллы һәм эмоциональ шатлык бүләк итүче даими йөкләнеш өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлегенә һәм эмоциональ халәтенә уңай йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International