"Юлдаш" интернат-йорты карамагындагылар һәм хезмәткәрләр Сәламәтлек маршруты уза

2019 елның 5 апреле, җомга

Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Чистайның "Юлдаш" картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр скандинавия йөреше техникасын кулланып сәламәтлек маршруты төзеде.

Маршрут интернат-йорт территориясендә салынган. Башта адаптив физкультура буенча инструктор-методист Светлана Шигаева җитәкчелегендә катнашучылар разминка ясадылар, аннары скандинавия таяклары белән йөрү техникасын кабатладылар, маршрут схемасын билгеләделәр һәм дәвалау адымнарын үтәргә киттеләр.

Даими йөреш физик һәм психик сәламәтлекне ныгыта, теләсә кайсы кешегә үз-үзенә ышанычын арттырырга һәм үз уңышларына ышанырга мөмкинлек бирә. Маршруттан соң катнашучыларның кәефләре дә күтәрелеп китә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International