Татарстанда игълан ителгән Эшче һөнәрләр елы уңаеннан Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр «КАМАЗ» ГАҖ һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының уртак проекты – машина төзелеше гамәли квалификацияләренең күпфункцияле үзәгендә булдылар.
Экскурсия барышында балаларга газ хуҗалыгы лабораториясе һәм күтәрү механизмнары лабораториясе белән танышу мөмкинлеге бирелде.
Яшүсмерләр виртуаль эретеп ябыштыру тренажерында, гидравлик арбасында, KUKA роботында, күтәрү механизмнарының виртуаль тренажерында үзләренең көчләрен сынады. Өлкән иптәшләр ярдәме белән балалар үзләрен булачак профессионаллар итеп хис итте, төрле һөнәрләрдә көчләрен сынап карадылар, заманча хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр һәм эшче компетенцияләр турында белделәр.