19 март көнне Менделеевск муниципаль районының "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында өлкән балалар өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә экскурсия оештырылды.
Чараның максаты-яшүсмерләрне оешма эшчәнлеге белән таныштыру. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Елена Мөхәмәдиева балалар өчен учреждение буенча экскурсия үткәрде. Һәр белгеч эшенең үзенчәлекләре турында сөйләде, балаларны Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырды.
Балаларны барыннан да бигрәк җәйге чорда балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру, шулай ук эшсез гражданнарны һөнәри әзерләү, яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү хезмәтләре кызыксындырды.