19 мартта Лениногорск муниципаль районындагы "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышы узды.
Утырышта Баулы муниципаль районындагы "Гаилә" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының кабул итү бүлеге мөдире һәм белгече катнашты. Шулай ук утырышка әлеге социаль учреждениедә булган балаларның ата-аналары да чакырылган иде. Приют белгечләре тарафыннан анда яшәүче балаларның тормышы, эшчәнлеге һәм иҗади казанышлары турында тулы мәгълүмат бирелде.
Лениногорск муниципаль районының МСРК әгъзалары үз чираттында ата-аналар белән үткәрелә торган тернәкләндерү чаралары турында сөйләде. Әти-әниләр балалар турында үз кичерешләре белән уртаклашты. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, гаиләдәге уңай үзгәрешләргә бәйле рәвештә якын арада бер баланы гаиләгә кире кайтару турында карар кабул ителде.