Язгы каникул алдыннан Югары Ослан районының "Өмет утрауы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре балигъ булмаган балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмәләр үткәрә.
Комплекслы үзәк белгечләре балаларга янгын чыгу сәбәпләре турында сөйли, шырпы, электр приборлары белән уйнарга ярамый, ә янгын чыккан очракта бинадан тиз һәм оешкан төстә чыгып китәргә кирәк, дип аңлаталар.
"Безнең максат - балаларны гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзләрен дөрес тотарга, утны сүндерүнең гамәли күнекмәләрен тәрбияләргә, балигъ булмаганнарның аңына газ һәм электр приборларыннан файдалану кагыйдәләрен җиткерергә, элек алган белемнәрен һәм күнекмәләрен беркетергә өйрәтү", - ди гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Людмила Лямцева.
Соңыннан балаларга янгынга каршы тематикага багышланган белешмәлекләр тапшырыллды.