Нурлатта инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Нурлат халык мәшгүльлек үзәге инвалидлыгы булган гражданнар өчен вакансияләр мини-ярминкәсе үткәрелде.

Ярминкәдә катнашучы оешмалар “ЛУКОЙЛ ЭПУ Сервис” ҖЧҖ, “Сулейманов” КФХ, “Гармония” ХКСХК, “Нурлат урманчылыгы” ДКУ сантехник, мастер, психолог, урманчы вакансияләрен тәкъдим иттеләр.

Шулай ук, гражданнар халык мәшгүльлек үзәге белгечләреннән өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлеге турында консультация алды.

Ярминкәгә инвалидлыгы булган 6 эш эзләуче килде.  Бер кешегә эшкә юллама бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International