19 мартта Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр "Астра" реабилитация үзәгендә “Ил – безнең уртак йортыбыз” дигән викторина узды.
Тәрбиячеләр “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” дигән уен – викторина үткәрде. Әлеге дәреснең максаты булып балаларның Россия турында белемнәрен гомүмиләштерү һәм системалаштыру, рухи-әхлакый мөнәсәбәтләр һәм туган илгә карата дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, туган илең өчен горурлык хисе формалаштыру тора.
Дәрес барышында балалар тәрбияче сорауларына җавап бирде, үз фикерләрен әйтте, Россиянең дәүләт символларын гербны, флагны, гимны искә төшерделәр, Ватан турында шигырьләр һәм мәкальләрдән өзекләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр.
Дәрес ахырында нәтиҗә ясалды, ил зур һәм күп милләтле, ватаныбыз төрле өлкәләрдә талантларга бай, бик күп яхшы кешеләр Россияне үзләренең иҗаты һәм хезмәтләре белән танытты дип билгеләп үттеләр.