Яшел Үзәндә урнашкан «ВЗП Заволжья» ҖЧҖ тә аванс түләмәүнең төп сәбәбе ачыкланды

2012 елның 26 июне, сишәмбе
Халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советы утырышында кабаттан Яшел Үзәндә урнашкан «ВЗП Заволжья» ҖЧҖ эше каралды. Совет утырышы барышында бу оешмада эшләүчеләргә хезмәт хакы, хезмәт законнарына карамастан, айга бер тапкыр гына бирелүе  мәгълүм булды. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Айрат Хәсәновның аванс түләнмәү сәбәбе хакында соравына каршы бик кызыклы җавап яңгырады. ҖЧҖ рәисе, оялып кына, бу – хезмәт дисциплинасын бозмас өчен мәҗбүри адым булуын әйтте.  “(Айга) ике тапкыр (хезмәт хакы) бирәм икән – димәк, ике тапкыр эш ташлап эчәчәкләр”, - дип кыска гына җавап бирде ул.  Гомумән алганда исә, «ВЗП Заволжья» ҖЧҖ дәге бурычлар эшләрнең үзенчәлекле булуына бәйле. Җәй айларында үсемлекчелек зыянга кала торган тармак. Шуның өчен предприятиенең төп кереме көз көне генә яхшы була. Оешма җитәкчелеге бу атнада май өчен булган бурычларны түләп бетерергә һәм хезмәт хакын вакытында түләүне оештыру буенча чаралар күрергә вәгъдә бирде.  
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International