Бүген Тукай муниципаль районының Таулар авылында яшәүчеләргә медицина учреждениесенә илтү буенча социаль хезмәт күрсәтелде. Чаралар «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында үткәрелә.
Өлкәннәр әлеге хезмәтнең актуальлеген билгеләп үтәләр, чөнки яшь һәм хроник авырулар аркасында медицина учреждениеләренә мөстәкыйль барып җитү һәрвакытта да мөмкин түгел.
Ел башыннан бу хезмәттән Тукай районының авыл җирлекләрендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк 500 дән артык кеше файдаланган.