Түбән Камада урнашкан "УС Нефтехимзаводстрой" ҖЧҖ нә дәүләт хезмәт инспекциясен җибәрәчәкләр

2012 елның 26 июне, сишәмбе
Халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советы утырышында "УС Нефтехимзаводстрой" ҖЧҖ нең эше дә каралды. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Айрат Хәсәнов "УС Нефтехимзаводстрой" ҖЧҖ рәисенең утырышка бөтенләй килмәвен кискен тәнкыйтьләде. Шулай  ук ул әлеге оешманың хезмәт хакын түләү буенча дәүләт законнарын бозуын да ассызыклап үтте. Бу эш буенча ТР Прокуратурасы вәкиле А.Выжлов: “Хәлләр алай мөшкел икән, бөтенләй эшләргә кирәк түгел алайса. Ә без мондый башбаштаклыкка тыныч кына карап утыра алмыйбыз”, - диде.
Утырыш нәтиҗәләре буенча, әлеге оешмага карата Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан өстәмә тикшерү уздырырга, 1 нче июльгә чаклы бурычларын түләтеп бетерергә дип карар кылынды.
Исегезгә төшерәбез, апрельдә инспекция бу предприятиене тикшергән иде инде. Ул чакта аңа шраф язылды. Шунысы кызык, оешма штрафны түләгән, ә гамәлдә исә гаеп һаман да шул кала бирә.
          
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International