19 мартта Әлмәт мәшгульлек үзәгендә эшмәкәрлек эшчәнлеге рәвешендә мөстәкыйль эш оештыруга финанс ярдәме алуга дәгъва кылучы эшсез гражданнарның бизнес-планнарын тикшерү буенча Эксперт советының чираттагы утырышы узды.
Экспертлар җиде гражданның бизнес-планнарын карады, аларның алтысы белгечләр тарафыннан хупланды. Үз эшен оештырырга теләүчеләр үзләренең бизнес-планнарын түбәндәге эшчәнлек юнәлешләре буенча яклады: ваклап сату, металлдан эшләнмәләр ясау, балалар бәйрәмнәрен үткәрү, төзекләндерү, мебель җитештерү, шиномонтаж хезмәтләре, кием-салым ремонтлау буенча эшләр башкару.