15 мартта Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш бирүчеләрне киңәшмәгә чакырды.
Чарада барлыгы 12 эш бирүче катнашты. Алар игътибарына белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларны, яшүсмерләрне вакытлыча эш белән тәэмин итү һәм җәмәгать эшләрен оештыру буенча чараларда катнашу мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.
Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте юнәлеше буенча кайбер категория гражданнарны эшкә урнаштыру эш бирүчегә хезмәт өчен түләү чыгымнарының бер өлешен капларга мөмкинлек бирә.
Мәшгульлек хезмәте программалары турында тулырак мәгълүматны (8553) 32-34-99 телефоны аша яки Әлмәт шәһәре, Герцен урамы, 86А йорт (каб.№ 109, 110, 209) адресы буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә алырга мөмкин.