Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә узды.
Аларны булдырмас өчен, бүген Югары Ослан муниципаль районы буенча ОНД һәм ПР башлыгы Әнәс Садыйков Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә үткәрде.
Интернат-йортта яшәүчеләргә тиеш булмаган урыннарда тәмәке тартуның нәрсәгә китерергә мөмкин икәне турында сөйләделәр. Шулай ук, электр җиһазларыннан дөрес файдалану кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Кулдан ясалган электр җиһазлары куллануны һәм биналарда ачык ут куллану катгый тыела. Янгын килеп чыкканда нишләргә кирәклегенә аерым игътибар бирелде: барыннан да элек, паникага бирешмәскә һәм эвакуация үткәргәндә бер-береңә ярдәм итәргә кирәк. Әңгәмә ахырында Әнәс Садыйков беренчел янгын сүндерү чараларын куллану турында сөйләде һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча белешмәлекләр тапшырды.
Питрәч районының "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль хезмәт күрсәтүдә торучы ялгыз яшәүче гражданнарга янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик рейд үткәрде. Рейдта социаль эш буенча белгеч Гөлгенә Галиәхмәтова, "ТР буенча 126 ФПС янгын бүлеге" дәүләт учреждениесе Питрәч һәм Л. Кокушкино авыл җирлеге вәкилләре катнашты.
Рейд барышында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча инструктаж үткәрелде, электротехник җайланмаларны, көнкүреш приборларын, мичләрне эксплуатацияләү кагыйдәләрен аңлаттылар, шулай ук янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр өләштеләр.
Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Челныгаз ЭПУ хезмәткәрләре һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре белән берлектә Кече Шилнә авыл җирлегенең 70 яшьтән өлкән һәм күп балалы гаиләләренә план буенча сәфәр оештырылды. Сәфәр барышында йорт хуҗалыкларында газ һәм мич җиһазларының эшкә яраклылыгы тикшерелде.
Чара барышында куркынычсызлык кагыйдәләре турында белешмәлекләр тапшырылды һәм профилактик әңгәмәләр үткәрелде. Күзәтчелек хезмәте инспекторлары гражданнарга электр приборларын һәм газ приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен, шулай ук янгын чыккан вакытта гамәл таләпләрен үтәү кирәклеген аңлаттылар. Барлыгы 19 күп балалы гаиләгә һәм 67 өлкән яшьтәге гражданнар барланды.
Гражданнар янына баруның төп максаты - Тукай муниципаль районында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү.